2017 елның 26 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә №1400 нче сабый туу турында акт язуы төзелде.
Павел һәм Наталья гаиләсендә 5 нче бала дөньяга килде. Бәхетле ата-ана улларына матур исеме "Денис" дип кушканнар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре сабыйның тормышындагы беренче документын – туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлауларын тапшырдылар, гаиләгә иминлек һәм улларын тәрбияләүдә уңышлар теләделәр.