Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә зөбәрҗәт юбилей узды

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

       2017 елның 29 июнендә никахлашу Сараеның төп залында Мухутдинов Ахкаметдин Файзыханович һәм Тамара Алексеевнаның  зөбәрҗәт туй тантаналары узды.

       Мухутдиновлар гаиләсе – чын зөбәрҗәт, аларга карап мәхәббәт серләрен, гаиләдә булган хөрмәт һәм күңел җылысын күрергә була. Бергә алар  зур тормыш юлын узганнар, өч бала үстергәннәр һәм хәзерге көндә аларның алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

      Бу гаилә өчен шатлыклы һәм истәлекле көнне, матур залда тантана сәбәпчеләре генә түгел, ә аларның туганнары һәм дуслары да җыелган иде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре юбилярларны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлык-куанычлар, ныклы сәламәтлек, бәхет теләделәр,  ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы  Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International