2017 елның 22 июнендә Түбән Кама районы Афанас авылында, Хәтер көненә багышланган, “Хәтер шәме” чарасы узды.
Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров җитәкчелегендә авыл халкы Бөек ватан сугышында һәлак булган сугышчылар Һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Афанас урта мәктәбе укучылары сугыш елларында рәсәй халкының күрсәткән батырлыклары турында шигырьләр укыдылар. Чарада катнашучылар шәмнәр кабыздылар һәм бер минутлык тынлык белән фронттан кайтмаган якташларыбызны искә алдылар.
Чара ахырында, "Без тынычлык яклы" акциясе узды. Балалар тынычлыкны ничек күргәннәрен акбур белән асфальтта күрсәтә алдылар.