Булачак парлар психосоматик авыру куркынычы үсешен билгеләү максатыннан тест үтәләр.
"Бәхетле гаилә мәктәбе" дәресе "Казан" гаилә Үзәгендә узды. КЦСО "Доверие" психологы никахка керергә әзерләнүче парлар белән тренинг үткәрде. Дәрестә алар гаилә тормышы этапларын тикшерәләр, гаиләләр нинди кыенлыклар белән очраша, конфликтлы хәлләрдә ничек дөрес итеп үз-үзләрен тотарга, тынычлык һәм татулыкны озак елларга ничек саклап калырга кирәклеген өйрәнәләр.
Шулай ук "Бәхетле гаилә мәктәбе" "Казан" гаилә Үзәге белән берлектә яңа акция үткәрергә булды.
Яшь парлар психосоматик авыру куркынычы үсешен билгеләү максатыннан бланк алалар һәм мөстәкыйль рәвештә тутыралар. Тестка нәтиҗәне һәркем үзе ясый. "Бәхетле гаилә мәктәбе" базасында психоэмоциональ хәлгә юлыккан кешеләр коррекция уза алалар.
Барлык кызыксынучылар сишәмбе 10.00 сәгатьтә бушлай дәрестә катнашырга мөмкиннәр.