Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Булачак гаилә "Юнона" мәктәбенең чираттагы дәресе

2017 елның 24 июне, шимбә

     2017 елның 24 июнендә никахлашу Сараенда "Булачак гаилә "Юнона"  проекты кысаларында чираттагы дәрес узды. Проект Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм психологик-педагогик үзәк "Эйдос" белән берлектә эшләнгән.

    Психологик ярдәм күрсәтүче "Эйдос" үзәге бүлеге башлыгы урынбасары Эльвира Нуртдинова булачак парлар өчен, гаилә төзеүнең әзерлекләре темасына тренинг үткәрде. Ул игътибарын "Мәхәббәтнең биш теле" теориясенә юнәлдерде. 

    Очрашу ахырында, яшьләр "Гаиләдә ролләрне тигез бүлү" тестын үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International