2017 нче елның 22 нче июнендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге мәсьәләре турында киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе – Л.Р. Фазлеева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы – А.Р. Шавалеева, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы - А.Р. Мугинов, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Киңәшмәдә түбәндәге чыгышлар узды:
1. Л.Р. Фазлееваның “Ел саен уздырыла торган Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен кабул итүне әзерләү һәм үткәрү турында”;
2. А.Р. Шавалееваның "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү китапларын (актлар китапларын) электрон формага күчерү эшләрен оештыру турында”;
3. ООО "Поволжский удостоверяющий центр"ның проект җитәкчесе Т.И. Файзуллинның “Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү китапларын (актлар китапларын) электрон формага күчерү эшләрен оештыру һәм гражданлык хәле актларының Бердәм дәүләт реестрына күчү турында”.