Бүген "Казан"гаилә Үзәгендә мәхәббәт бәйрәме узды.

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

 

Тантанадан соң юбилярлар романтик сәяхәткә киттеләр.

 

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә зур, тантаналы һәм шул ук вакытта изге бәйрәм булды.  60 һәм 50 бергә бәхетле гаилә булып яшәгән юбилярлар, бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп уттеләр. Кунелгә үтеп, Мендельсон маршы яңгырады.

Тантанада Казан шәһәре Думасы депутаты, "Казанская Ривьера" күңел ачу кунакханә комплексы директоры, Елена Войтко бар иде. Елена Николай кызы юбилярларны Казан шәһәре мэры, И.Р.Метшин исеменнән котлап узды һәм аларга бүләкләр тапшырды. Үзенең сәламләү сүзендә ул юбилярларга 100 еллыкларын билгеләп утәргә һәм тагын озын, бәхетле тормышта яшәүләрен теләп калды.

Чара тәмамланганнан сон, Елена Войтко "Казанская Ривьера" күңел ачу кунакханә комплексына чәй өстәленә чакыру белдерде  һәм романтик сәяхәт итәргә тәкъдим ясады.

Юбилярларны котлап "Казан" гаилә Үзәгенен алдынгы хезмәткәрләре татар һәм рус телендә җырлар башкардылар.Парлар кабат яшь чакларын искә алып, күп еллар элек бергә башкарган вальс биювен башкардылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International