2017 елның 23 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе бинасында (Казан шәһ., Бауман ур., 20) Татарстан Республикасы ГХАТ органнары оешуга 100 ел тулуга багышланган “Татарстанның милли-региональ шартларында гаилә институтының тотрыклылыгы: чакырулар, рисклар, аларны чишү” Республика фәнни-гамәли конференциясе ачылачак.
Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе.
Форум эшендә 100 дән артык республиканың фәнни-белем бирү берләшмәсе һәм граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтле орган хезмәткәрләре катнашачак.
Республика фәнни-гамәли конференция кысаларында дүрт түгәрәк өстәл эше оештырылачак:
– Белем, гаилә инвестицион проекты буларак;
– Дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге;
– Гаиләдә мәдәни мирас трансмиссиясе;
– Тормыш сыйфаты – демографик тотрыклылык нигезе.