5 майда Апас районы Сабантуй аланы мәйданында “Җинү көне” кыссаларында бергә тормыш коруларына 50 һәм 55 ел тулган гаиләләр чакырылып тәбрикләнде. Барлыгы 22 гаилә алтын һәм бриллиант туйларын каршы алды. Аларны бу истәлекле вакыйга белән район башлыгы Р.Н.Заһидуллин тәбрикләде. Бүләккә шәл, түбәтәй һәм котлау хатын тапшырды. Юбилярлар бик канәгать булып, күңелләре тулып, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.