Некрасовка авылында гомер кичерүче Нурбисал әби Гыйззәтуллина бер гасырлык юбилеенын билгеләп үтте. Район башлыгы Равил Кузюров , РФ Президенты В. Путин белән ТР Президенты Р. Миңнехановның котлау хатларын тапшырды, теләкләрен җиткерде. Бу көнне әбине котларга килүчеләр бик күп булды. Сугыштан имгәнүләр алып кайтып, 1962 нче елда яраларыннан вафат булган тормыш иптәше белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә 16 оныгы, 27 оныкчыгы, 4 оныгының оныгы үсеп килә. Юбилей көнендә дога укып, бар кешегә дә хәер-фатихасын җиткерде һәм изге теләкләрен теләде йөзьяшәр әби.