Бөек Ватан сугышы ветеранының 90 яшьлек юбилее

2017 елның 5 мае, җомга

 4 нче май көнне Бәзәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан педагогик хезмәт ветераны Әһлиев Зәйнәк Әһли улы үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Зәйнәк Әһли улы 17 яшендә Совет Армиясе сафларына алына һәм тугыз ел Ватанга хезмәт итеп туган якларына әйләнеп кайта. Лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә балаларга белем бирә. Ирешкән зур уңышлары өчен “Фидакарь хезмәт өчен”  медале, мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ул үзенең бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә һәм  үсеп килүче яшь буынны  патриотик трбияләүгә багышлыйЗәйнәк Әһли улын тормышындагы зур вакыйга белән район башлыгы Чершинцев Валерий  Сергей улы белән районның ветераннар Советы рәисе Сорокина Любовь Ион кызы   тәбрикләделәр. Валерий Сергей улы зур ихтирам белән Бөек Ватан сугышы ветеранына Рәсәй  Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миннехановның котлау открыткаларын , шулай ук Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан республика һәм район җитәкчелеге исеменнән  котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.  Әһлиев З.Ә.не  тәбрикләргә килүчеләр арасында  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Филатова М. В. да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International