Хезмәт ветераны 90 яшлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 5 мае, җомга

          Баулы районы Кзыл-Яр авылында яшәүче хезмәт ветераны Музаяна апа Асылгареевага 90 яшь тулды.

Күп  еллык хезмәт стажы булган Музаяна апа гомере буена үзенең туган җирендә, авыл хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ул "Хезмәт Ветераны" исеменә ия.

          Район башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин ветеранны җылы тәбрикләде һәм юбилярга Россия Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International