Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе 900 нче баланы теркәде! Бәхетле әни Лилия Гадиева юбилей акты аларның уллары – Гадиев Адельныкы булуына бик тә гаҗәпләнде.
Адель тууны теркәү ГХАТ Идарәсе бинасында түгел, ә перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсендә узды. ГХАТ Идарәсе белгече Гадиевлар гаиләсен шушындый сөенечле вакыйга белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет, иминлек теләп, кеше тормышында була торган беренче документны – туу турында таныклык тапшырды.