Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллективы чын күңелдән безнең хөрмәтле ветераннарны һәм барлык татарстанлыларны Җиңү Көне белән котлый!
9 Май - миллионлаган гаилә тарихына мәңгегә уелып калган истәлекле көннәрнең берсе. Татарстанда сугыш фаҗигасы кагылмаган гаиләне табуы кыендыр.
Бүген ветераннар гына ул көннәр, вакыйгалар турында чын дөреслекне сөйли ала. Аларның батырлыгы, каһарманлыгы һәм Ватанга булган чиксез мәхәббәт көче нәтиҗәсендә без тыныч илдә яшибез. Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгы алдында без баш иябез.
Бәйрәм белән Сезне, кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә иминлеге телибез! Күпмилләтле Ватаныбызга якты, аяз күк йөзе һәм уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын!