10 апрель көнне җирле үзидарə кɵне уңаеннан “эшлекле дүшәмбе”киңәшмәсендә сигез 14 яшь тулган Россия гражданнарына паспорт тапшырдылар.
Район җитəкчелəре, әти-әниләре һәм дуслары каршында тантаналы тɵстə документ алу, яшь гражданнарга илебезнең тулы хокуклы граҗданины булуын аңлаттылар.
Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов изге һəм матур телəклəрен җиткереп, яшь гражданнарга истəлекле бүлəклəр тапшырды. Татарстан Республикасында Федераль меграция хезмәте идарәсенең Югары Ослан районындагы бүлекчәсе башлыгы Марсель Дәүләтшин паспортны тапшырганда балаларны бу истәлекле көн белән котлады,аларга паспортларын кадерләп сакларга, Россия Федерациясе гражданинының хокук һәм бурычларын үтәүләрен,укуларында уңышлар һәм киләчәккә ышаныч белән карауларын теләде. Паспорт алган көнне кеше үз гомерендә иң әһәмиятле көн дип саный ала. Мондый чараларның максаты яшьлəрне патриотларча тəрбиялəү,Туган илне, аның тарихын,мəдəниятен һəм гореф-гадәтен хөрмəт итәргә өйрәтә.