Юбилярлар 50 ел бергә кулга кул тотынып гомер юдын үтткәннәр.
Узган шимбәдә 25 март көнне "Казан" гаилә Үзәгендә Алмаз Исмәгыйль улы һәм Майя Юлдаш кызы Исхаковлар алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алмаз Исмәгыйль улы барлык баскычларны үтеп "Татинвестгражданпроект"та архитектура-планлаштыру остаханәсе начальнигы вазыйфасына ирешә. Аның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Казанда бик күп биналар төзелгән, әмма иң мөһим комплекс – ул "Казан Кремле".
Һәм бөтен дөньяга танылган Кол Шәриф мәчете, Благовещенский соборы һәм Сөембикә манарасы – болар барысы да зур коллективның эш нәтиҗәсе, әмма дә ләкин шәхсән Алмаз Исхаковның зур казанышы.
Майя Юлдашевна Ташкентта туа. Низами исемендәге рус теле һәм әдәбияты институтын тәмамлый, телевидениедә эшли. 66-нчы елда Казанга күченеп башта телевидениедә, соңыннан укытучы булып эшли.
Юбилярларның очрашу мизгеле 1966 елда Майя Казанга күчеп килгәч була.
1967 елның 25 мартында Алмаз һәм Майя язмышларын бергә бәйлиләр. Һәм нәкъ менә 50 ел Исхаковлар шулай ук бергә, шулай ук бәхетле!