Хәтер һәм кайгы көне

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

22 июнь рәсми даталар календаренда “Хәтер һәм кайгы көне” буларак билгеләнгән. Бу Россия тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елда Гитлер Германиясе Советлар Союзына басып керә һәм Бөек Ватан сугышы башлана.

Россия Федерациясендә Хәтер һәм кайгы көне 1996 елдан РФ беренче президенты Борис Ельцин указы белән билгеләп үтелә башлады. Әлеге көн Россиядә календарьның бер датасы гына түгел, бу көнне илдә дәүләт флаглары төшерелә, радио, телевидениедә, мәдәният учреждениеләрендә күңел ачу программалары күрсәтелми, тапшырылмый.

Сугыш беркемне дә читләтеп узмый. Һәр кеше йөрәгендә әтисе, яисә бабасының якты истәлеген саклый.

Бөгелмә районыннан фронта 15 меңнән артык кеше китә. Шуларның һәр өчесе диярлек сугыш кырыннан кире әйләнеп кайтмый. Сугышта катнашкан якташларыбызның күбесе орден, медальләр белән бүләкләнгән. Һәр медаль артында исә аерым кешенең шәхси батырлыгы, үз язмышы.

Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары истәлегенә Бөгелмәдә “Хәтер митингы” узды. Шәһәр халкы шәмнәр кабызды, “Мәңгелек дан” мемориалына һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр салды, бер минут тынлык белән сугыш кырында һәлак булганнарны искә алды.

Хәтер митингында предприятие-оешма җитәкчеләре, депутатлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр халкы катнашты. ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге вәкилләре дә корбаннар истәлегенә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International