Түбән Кама ГХАТ идарәсендә июнь аенда туу турында төзелгән актлар язуларының саны артты

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Агымдагы  елның июнь аенда  Түбән Кама районы  ГХАТ идарәсендә туу  турында 370 актлар язуы  төзелде.  Бу  соңгы   өч ел дәвамында булган иң зур күрсәткеч.  2013, 2014 нче  елларны  җәйнең беренче аенда  туу  турында  310 актлар язуы  төзелгән булса, быел әлеге сан алтмышка артык.  Балаларга  кушыла  торган исемнәргә килсәк, июнь аенда  малайларга иң сирәк  кушыла  торган исем – Аксён булса, кыз исемнәре  арасында Сафида, Анэль, Майя исемнәре  сирәк  очрый  торганнар рәтеннән. Иң популяр исемнәр арасында беренчелекне Артур, Тимур, Кәрим, Матвей, Елизавета, Кира, Виктория исемнәре  тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International