Балалар күбрәк туган саен, илебез көчлерәк була

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

    Әлки  муниципаль районы үзәк  больницасының  бала тудыру бүлегеннән берьюлы 4 бәбине өйләренә озаттылар. Мондый "урак өсте" атнасы еш булмый. Шуңа күрә бу вакыйга үтә дә бәйрәм төсендә узды.  Соңгы араларда гаиләләрдә  күп бала туу очраклары арту шулай ук күңелне шатландыра, инде күп гаиләләр ике бала белән генә чикләнмиләр. Менә бу көнне дә Базарлы Матак авылыннан Вафиннар һәм Дмитриевлар 3 нче балалаларын өйләренә алып кайтып киттеләр.

Артем  Антонов, Ильнур Гимадиев 2 нче бабалары тууына шатланып туя алмыйлар. Бәхетле әти-әниләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе, районның акушер гинекологы Эма Арсеновна, өлкән акушерка Светлана Герасимовналар котлады. Аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр, балаларның исән-сау булып үсүләрен, илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International