Буа муниципаль районында “Гаилә символы” акциясе

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

    Буалылар Республика күләмендә игълан ителгән “Гаилә символы” акциясендә актив катнашалар. Бу акциянең максаты балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен акча средстволары җыю. 2015 елның 21 июнендә Буа районыннан быел XI “Нечкәбил-2015” әни булу матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре республика конкурсында  яклаучы Ләйсән Сәмәрханова “Акчарлак” һәм “Наратлык” балалар ял лагерлары начальниклары Дамирә Мәхмүтова һәм Светлана Победимская белән берлектә ярминкәләр оештырырга өлгерде. Ул анда үз куллары белән эшләгән “оберегларны” алып барды. Ял итүче балалар да, аларны әти-әниләре дә анда теләп катнаштылар –  “Гаилә сакчылары”н ясадылар һәм сатып алдылар. Ике лагерьда да җыелган средстволарны Ләйсәнгә тапшырдылар. Ул акчаны һәм  “оберегларны” сайлап алу турына алып барачак. Алар “Нечкәбил” үткәрүче ярминкәләрдә сатылачак,  җыелган акча средстволары фондка тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International