Яшь һәм креатив Казан дизайнерлары ГХАТ теркәүчеләренә яңа костюм тектерүгә үз тәгъдимнәре белән чыга ала.
Шәһәрдә актив яшәүчеләр: яңа өйләнүшече парлар, дизайнерлар, ижади кешеләр “Хыялдагы теркәүче” образын булдыру процессында катнаша алалар. Бүгенге көндә Казан ГХАТ бүлекләрендә туй тантанасын теркәүчеләргә бердәм костюмнар әлегә юк.
Казан ГХАТ Идарәсе казанлыларның фикерләрен белергә тели. Хәзер һәр шәһәр кешесе ГХАТ хезмәткәрнең нинди образда булырга тиешлеген сайлый алачак.
Идеялар бирү форматы чикләнмәгән: эскизлар, әзер костюмнарның фотолары була ала. Конкурста катнашу өчен талантлы рәссәмнәр һәм дизайнерлар үзләренең әзер эшләрен түбәндәге почта адресы буенча жибәрә алачак u.zags@tatаr.ru. Эшләр 15 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Исегезгә тешерәбез, ГХАТ Идарәсе Киров районы бүлеге бинасын реконструкциәләү проектында талантлы яшьләр катнашуын тәгъдим иткән иде.