Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина агымдагы елның 27 нче май көнендә “Казан ярминкәсе” территориясендә булып узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең коллегиясе утырышында чыгыш ясады. Докладында ул Түбән Кама ГХАТ идарәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган социаль проектлар турында сүз алып барды. Бүгенге көндә ГХАТ идарәсендә “Школа отвественного родительства ” муниципаль проекты кысаларында берничә мөстәкыйль юнәлеш уңышлы гына эшләп килә. Моннан тыш төрле бәйрәм чаралары, гаилә институтын саклауны күздә тотып оештырыла торган төрле акцияләр – болар барысы да коллегаларда зур кызыксыну уятты. Түбән Кама ГХАТ идарәсенең тәҗрибәсен алар үзләрендә кулланып карарга ниятләделәр.