Барысы да Казан зообакчасын карарга бардылар һәм Казан гаилә үзәгенең күзәтү мәйданыннан күгәрченнәрне һавага җибәрделәр.
Зоопаркта балалар үсемлекләр һәм хайваннар доньясы белән таныштылар. Тәрбияләнүче балалар иң зур хис-тойгыларын аюлар уяттылар. Йөрүне Казан гаилә үзәгендә дәвам иттеләр. Балаларга тантана заллары буенча экскурсия ясалды. Күзәтү мәйданына менгәч, сабыйлар Казан күренешләре белән хозурландылар һәм һавага ак күгәрченнәр очырдылар. Ышанып каласы килә, сабыйлар барлык теләгән теләкләр тиз арада кабул булачак.
Бәйрәм татлы сюрприз белән тәмамланды. Һәр балага тундырма өләшелде. Балаларда зур уңай хисләр уята алганга без бик шат.