Ана капиталы тапшыру тантанасы

2015 елның 16 мае, шимбә

2015 елның 15 маенда Кукмара муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Пенсионный фонд идарәсе җитәкчесенең урынбасары Нәбиева Зөһрә Вәгыйз кызы бәхетле ата-аналарны котлады, аларга Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшырды һәм аның нәрсәләргә тотып булачагын аңлатты. Шулай ук ата-аналарны Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Галеева Рузалия Хәким кызы, ЗАГС бүлегенең белгечләре һәм әти-әниләренең эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр котлады. Шул ук конне ике яшь парлар язылышып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International