2015 елның 15 маенда Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында “Гаилә - ул бәхет, мәхәббәт һәм уңыш” дигән исем астында Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәм узды. Язгы матур айның нәкъ уртасында бөтен дөнья гаиләгә мәдхия укый һәм бер-берсе белән аңлашып, тату гомер кичерүче парларны сәламли. Чарага шулай ук күпбалалы гаиләләр, күптән түгел генә гаилә корган яшь парлар, яшь әти-әниләр чакырылды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Г.Р. Амирова Мартынычевлар Анатолий Василий улы белән Тамара Яков кызын һәм Сибгатуллиннар Әбелкасыйм Әхмәтгали улы белән Галия Хаматгали кызын 50 ел бергә гомер итүләре белән котлап аларга озын гомер, бәхет һәм гаилә иминлеге теләде. Ә Әлмәт муниципаль районының сәнгать коллективлары барысын да үзләренең чыгышлары белән шатландырды.