2015 елның 23 апрель көнендә Арча районы ГХАТ бүлегенә Мифтахова Мәрьям апа мөрәҗәгать итте. Туган көне 1945 елның 9 май көне икәнен белгәч, без юбилярны якынлашып килүче туган көне белән котларга ашыктык, һәм истәлекләр белән уртаклашырга чакырдык.
- Әти миңа, син минем иң зур җиңүем дия иде. Кызым туу белән мине бик күп таныш булмаган кеше котлады, чөнки бар халык урамда, шатлана, көлә, елый иде.Кичен бик матур салют булды. Ә мин, үз чиратымда, гомерем буе, бу бөек көнгә лаеклы булырга тырышып яшәдем.
Мәрьям апа бүген, нәкъ 70 ел элек әтисе кабул иткән кебек, бик күп таныш булмаган кешедән котлау сүзләре ишетте, чөнки безнен котлауларга йомыш белән килүче бар халык кушылды.