Паспортлар тапшыру

2015 елның 8 мае, җомга
2015 елның 6 апрелендә Әлки муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше тулган 13 кыз һәм малайларга Россия Федерациясе паспортлары  тапшырылды.
Аннан соң төп документны балалар Әлки районы полиция җитәкчесе Ерыганов С.П. һәм хәрби комиссариат җитәкчесе Лаврентьев В.П. кулыннан алдылар. Паспорт алган һәрбер балага ГХАТ бүлеге җитәкчесе Георгий тасмасы, гаилә кодексы китабы һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International