Озак еллар хакимият органнарында хезмәт куйган райондашыбыз, хезмәт ветераны Клара Сибгат кызы Хаҗиевага 1 майда 75 яшь тулды.
Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән кызчык тиктормас, оештыру, әйдәп бару сәләтенә ия булган. 10 яшендә колхоз басуына башак җыярга барган балаларның бригадиры итеп билгеләнгән.
Мәктәптә җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашкан. Озак еллар ВЛКСМ райкомында хезмәт куйган. Клара апа Сибгат кызы лаеклы ялга райсобес җитәкчесе постыннан китә.
Олуг юбилее белән аны район җитәкчелеге тәбрикләде. Җирле үзидарә органнарында күпьеллык фидакарь хезмәте, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашуы өчен Клара апа Сибгат кызына Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.
Юбилее белән тәбрикләп, Клара апага ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, муллык, иминлек телибез.