Сарман муниципаль районында рубин туй

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

40 ел бергә яшәгән парлар үзләренең рубин туйларын билгеләп үтәләр. 2015 нче елның 04 нче маенда үзләренең рубин туйларын Рәис Рәфгәт улы һәм Асия Исхак кызы Насибуллиннар билгеләп үттеләр. Тату гаиләдә алар бер ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген акыллы киңәшләре белән оныклар тәрбияләргә булышалар.

Рәис Рәфгәт улы НГДУ “Җәлилнефть” идарәсендә оператор, Асия Исхак кызы гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшләгәннәр. Бүген лаеклы ялда булсалар да, Җәлил бистәсенең ветераннар хәрәкәтендә актив катнашалар.

Юбиляр гаиләне Җәлил бистәсе җитәкчелеге котлады.

40 ел бергә яшәү – ул үзенчәлекле талант, бар кешегә дә бирелми. Насибуллинар гаиләсенә озын гомер, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International