Алеексеевск районында паспортлар тапшыру

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан 2015 елның 6 май көнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә егет һәм кызларга тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Истәлекле көн белән аларны Бөек Ватан ветераннары Варламов Михаил Иван улы, Баркевич Елизавета Петр кызы, Алексеевск районының Афганистан инвалидлары  оешмасының  рәисе Гордеев Николай Михаил улы, Алексеевск районы ФМС  бүлеге җитәкчесе С.В.Сквроцова котлады. Бу көн балаларның күңелләрендә озак саклансын өчен, аларга РФ Конституциясе һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International