Тәтеш муниципаль районында ветеран-фронтовикларны тәбриклиләр

2015 елның 6 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Тәтеш муниципаль районында  ветеран-фронтовикларны район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов тантаналы төстә кабул итте. Тәтеш районында алар бүгенгесе көндә барлыгы 47 генә. Ветераннар район Башлыгы белән бик җылы һәм иркен мөнәсәбәтләрдә аралаштылар, авыр вакытларны искә төшерделәр, үзләре өчен әһәмиятле булган проблемалары турында сөйләштеләр.Шулай ук һәвәскәр башкаручылар белән берлектә җырлар башкардылар. Кичә ахырында район Башлыгы Р.Х.Сафиуллов барлык ветераннарны да 9 майда Җиңү Парадында исән-имин килеш  күрү теләген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International