16 яшьлек егет Татарстаннан баручы төр-кем белән бергә ФЗУга укырга җибәрелә. Гомәр, узып баручы эшелоннарга һәм машиналарга утырып та, җәяүләп тә, өенә өч ай буе кайта.
Биектау районы Ямаширмәдән ир-атлар фронтка сугышның беренче айларында ук китәләр. Рамазанов оборона эшләренә менә шулай эләгә. Унҗиде яше тулу белән аңа фронтка чакыру кәгазе килә. Рамазанов беренче сугышчан чыныгуны Ленинград шәһәренә илтүче юлда барган зур бәрелештә ала. Операция тәмамланганнан соң аеруча кыю көрәшкән солдатларга сугышчан орден һәм медальләр тапшыралар. Рамазановны солдатлар өчен иң зур бүләк – Дан орденына тәкъдим итәләр. Солдат бүләкләре бер дә җиңел бирелми. Могилев янындагы сугышларда ул “Батырлык өчен” медаленә, Белоруссияне азат иткән өчен икенче Дан орденына лаек була. Верховный Башкомандующий И.Сталинның Рәхмәт хатларын Гомәр абый иң кадерле истәлек итеп саклый. Аларга ул өч тапкыр лаек була.
1945 елның 15 маенда сержант Рамазанов көрәшкән часть Эльба елгасында Америка гаскәрләре белән очраша. Аның өчен сугыш менә шулай тәмамлана. Тагын ике ел ул, Европада сугыштан соң тәртип урнаштырырга булышып, Германиядә хезмәт итә. Гомәр Рамазанов өенә кайтканда аның күкрәге тулы сугышчан орден һәм медальләр була.
Ямаширмәгә кайткан елны Гомәр авылдашы Әминәгә өйләнә. Менә 67 ел инде ир белән хатын бер-берсен яратып һәм аңлап яшиләр, биш бала үстереп, аларга яхшы тәрбия биргәннәр.
Ямаширмәдә Рамазановлар гаиләсен хөрмәт итәләр. 3 кызлары һәм 2 уллары тормышта лаеклы урын тапканнар, барысы да үрнәк гаилә корганнар. Гомәр абый белән Әминә апаның 9 оныгы һәм оныкчыклары бар. Зур гаилә төп йортта еш җыела.
Әминә апа белән Гомәр абый Рамазановларны район күләмендә уздырылган чараларга еш чакыралар. Яшьләр, укучылар белән очрашалар. Гомәр абый мәчеттәге намазларны да калдырмаска тырыша.