Илназ һәм Гөлназ балага Аяз дип куштылар, төрек теленнән бу исем “якты көн” дип тәрҗемә ителә. Муртазиннар гаиләсендә бу инде икенче бала, алар сөйләве буенча, 6 яшьлек олы малайлары энесенең тууын бик зарыгып көткән. Балалары туу белән бәхетле әти-әнине котларга Әлмәт перинаталь үзәгенә ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Г.Р. һәм баш белгеч Артемьева О.В. килделәр. Алар иң изге теләкләр белән Муртазиннарга баланың беренче документын - туу турында таныклык, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Яшь әти-әнине шулай ук туганнары да котладылар.