2015 нче елның 7 нче маенда Сарман муниципаль районында тыл һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү тантанасы үткәрелде.

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Өлкәннәрне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән район җитәкчелеге тәбрикләде.  Бүген шулай ук - тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗәүһәр апа Салихованың 90 яшьлек юбилее. Гомер бәйрәме белән котлап, аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.

Гөлҗәүһәр апа сугыш һәм аннан соңгы елларда халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куйган.  Тормыш иптәше – сугыш ветераны Әхмәтгалим абый белән ике кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International