Бәхетле мизгелләр ГХАТ бүлегендә еш булып тора.

2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
2015 елның 7 маенда пенсия фонды җитәкчесеӘлфия Дәүләтшина яшь әниләргә ана капиталы сертификаты тантаналы рәвештә тапшырды. Бу бәйрәмгә өч яшь әни килгән иде. Алар Базарлы Матак авылыннан  Толмачева Лилия Фаик кызы, Исхакова Алия Ринас кызы һәм Фатхуллина Динә Таһир кызы иде. Бик  җентекләп нинди чараларда тотарга икәнен аңлатты һәм өлкән балаларына уенчыклар бүләк итте. Бәхетле аналарны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Розалия Сафина котлады һәм бүләкләрен таратты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International