Тантана 70-еллык Бөек Ватан сугышында җиңү бәйрәменә туры китерелде. Килгән егетләргә Россия гражданынының төп документы тапшырылды. Татарстан Республикасының Россияя ФМХИ Казан шәһәре Киров районы бүлегенең җитәкче урынбасары Ләйсән Хәкимуллина яшь гражданнарга паспорт таппшырды. ЗАГС бүлегенең баш белгече шагыйрә Ольга Ливадная яшь егетләргә һәм кызларга бабасына багышланган шигырь укып чыкты. Бабасы 1943 нче елда Курск дугасында геройча һәлак булган.