2015 елның 6 маенда Бөек Ватан сугышы бәйрәме алдыннан Әгерҗе шәһәренең 4 номерлы мәктәп укучы балалары һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гусманова Лилия Саим кызы сугыш тыловигын – Шайдуллина Сауда Мухаметзян кызын бәйрәм белән тәбрикләргә һәм булышырга күчтәнәчләр алып бардылар. Сауда Мухаметзян кызы үзенең авыр балачак вакытын искә тешереп сөйләде. Дүрт сыйныф бетереп олылар белән бергә кырда һәм басуда эшләде. Сигез яшендә әтисен сугышка алганнар, олы апалары-абыйлары шәһәргә ФЗОга киткәннәр. Бөтен халык җиңүгә көчен салды. “Сез бәхетле замана балалары!” – дип сөенде.