13 апрель көнне Арча Мәдәният йортында “Җидегән чишмә” халык театры тарафыннан куелган “Айсылуның айлы кичләре” спектакле алдыннан “Иң оригиналь туй фотосы” җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Җиңүчеләр һәрберсе спектакльгә чакырулы иде. Беренче дүрт җиңүче парга район Мәдәният йорты сәхнәсендә аларга тантаналы рәвештә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенең истәлекле бүләкләре, иганәче “Ләйсән” чәчәк кибетенең 1–2,5 мең сумлык сертификатлары һәм күз явын алырлык чәчәкләр тапшырылды. Күптән түгел ярты гасырлык гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән Тәгъзимә һәм Үзбәк Хәкимовлар “Алтын туй” номинациясендә махсус бүләккә лаек булды.