Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре телевидение аша түбәнкамалыларны статистик мәгълүматлар белән таныштырды

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама телерадиокомпаниясенең «НТР» каналында 2015 елның 10 апреленда эфирга чыккан “Яңалыклар ” программасының “Студиябез кунагы” рубрикасында Түбән Кама ГХАТ идарәсенең  баш белгече Гөлнара Хафизова чыгыш ясады.

Ул түбәнкамалыларны иң кызыксындырган сорауларга җавап биреп, районыбыздагы демографик ситуацияне тасвирлады. Аерым алганда никахлашучылар, туучы сабыйлар саны, аларга бирелә торган исемнәр, аерылышу чигенә барып җиткән гаиләләргә күрсәтелә торган психологик ярдәм турында тамашачыга тулы һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Массакүләм мәгълүмат чараларында даими рәвештә чыгыш ясап, шәһәр халкын гаилә юбилейларын билгеләп үтәргә, балалар, оныклар белән бәхетле озын тормыш серләре  белән уртаклашырга чакыру да бик мөһим. Гаилә институтын саклап калуга юнәлтелгән әлеге эш нәтиҗәләре үзен озак көттермәс дип ышанасы килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International