Чистай ЗАГСында күп яңалыклар белделәр

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Ай саен Чистайның  ЗАГС бүлегендә гаилә тормышын алып бару дәресләре үткәрелә. 2015 елның 6 апрелендә педагогия көллиятенең  1”В” төркеме укучылары ЗАГС бүлегендә булдылар. Биредә аларга бүлек функцияләре,  демографик вәзгыять, гаилә законнары һәм башка нәрсәләр турында сөйләделәр. 

 Киләчәктә мәгълүматлы технологияләр өлкәсендә  хезмәт итәчәк белгечләр ЗАГС бүлегенең баш белгече Мария Төхфәтуллинаны зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Алар соңыннан  шундый күңелле очрашу уздыручыларга  зур рәхмәт белдерделәр, чөнки  гаилә тормышын алып бару дәресләрендә алган белемнәрнең  шәхси тормышларында , һичшиксез, кирәге чыгачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International