Баулы ГХАТ бүлегендә Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе дәвам итә. Сугыш ветераннарына, һәлак булганнарга хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен чагылдырган Георгий тасмасы ГХАТ бүлегендә һәр яшь парга һәм туй юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләргә тапшырыла.
10 апрельда Баулы шәһәрендә ике яшь пар - Рәдис һәм Гөлназ Инсаповлар, Радик һәм Ася Бикуловлар гаилә кордылар. Легендар “Торналар” җырының көе астында ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова яшь гаилә башлыкларының пиджакларына Бөек Җиңү символын – Георгий тасмасын беркетте.