Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ата - ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы

2015 елның 11 апреле, шимбә

       2015 елның 10 нче апрелендә Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Икенче балалары туган, 5 бәхетле  гаилә чакырылган иде. Яшел Узән районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе О.Г.Корсакова әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын, чәчәк бәйләме белән тапшырды, шулай ук аны дөрес куллану тәртибен аңлатты.ГХАТ бүлеге хезмәткәре Л.Х. Хабирова барлык нәниләрне “туган көннәре” белән котлады һәм ата – ана балаларын якласыннар, сакласыннар, аларга һәрвакыт терәк булсыннар дигән теләктә калды. Тантана фотога төшу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International