2015 елның 11 апрель аенда “Казан” гаилә үзәгендә “Беренче үбешү” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бу бәйрәмдә катнашучылар кышкы тәнәфестән соң бина түбәсендәге мәйданны ачтылар, бөтен Казан күрерлек итеп күккә теләкләре язылган шарлар җибәрделәр.

Бәйрәмдә кунакларны романтик программа каршы алды. Иң оргиналь фотографияләр авторлары Казан ГХАТ Идарәсе һәм конкурс партнерларыннан истәлекле призлар белән бүләкләнде. Бүләкләрне Казан шәһәре Башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Игорь Сивов, балалар һәм яшьләр Комитеты председателе Сергей Миронов, Казан ГХАТ Идарәсе башлыгы Гүзәл Габбасова, спорт проектларының PR Дирекциясе һәм реклама департаменты җитәкчесе Аделя Файзуллина тапшырдылар.

“Чәчәктәй үбешү” бәйгесендә Рушан һәм Динара Аймалетдиновлар, “Нечкә хислеләр” бәйгесендә Александр һәм Диана Хамидуллиннар, “Экзотика” – Рөстәм һәм Ксения Ахмадеевлар, “Төрле төсләр” – Артур һәм Юлия Хабибрахмановлар, “Кышкы әкият” бәйгесендә Дмитрий һәм Виктория Воротниннар җиңеп чыкты.

Һәр парга бүләкләр генә түгел, ә 2015 елда үтәчәк су төре буенча дөнья чемпионатын карарга да мөмкинчелек булачак һәм “Казан” гаилә үзәгенең бинасында урнашкан 32 метр биеклектәге түбәгә менә алу сертификаты тапшырылды.

Казанда яшәүчеләр һәм кунакларын дүшәмбе- җомга көннәрендә 10:00-19:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 12:00- 19:00 сәгатькә кадәр башкалабызның матурлыгына хозурланырга “Казан” гаилә үзәгенең түбәсенә чакырабыз; бәясе - 50 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International