Түбән Кама муниципаль районында Бөек Ватан сугышының ветераннарына Бөек Җиңүнең 70-еллыгына юбилей медальләре тапшыру эше дәвам итә. Бүгенге көндә район һәм шәһәребездә гомер кичерүче ветераннарга 1800 дән артык медаль тапшырылган инде. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина ветераннарны 15 нче номерлы мәктәпнең актлар залында булган тантана вакытында котлап, аларга әлеге бүләкне тапшырды.
Түбән Кама районы Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина исә, районда яшәүче ветераннарга медальләр белән бергә Хәтер Китабын да тапшыра.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышлап мәктәп һәм төрле учреждениеләрдә концертлар, чәй эчү мәҗлесләре уздырыла.