2015 елның 1 апрелендә Киреева факия Фәтхулбаян кызы үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Олуг бәйрәме белән Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Факия апаны тәбрик иттеләр, аңа чәчәк бәйләме һәм 9 буын язылган шәҗәрә бүләк иттеләр. Факия апаның 4 баласы, 7 оныгы, 11 оныкчыгы, 1 оныкчык баласы бар. Аларның барысына да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!