Чистай ЗАГСында гаилә тормышын алып бару дәресләре

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

ЗАГС бүлегендә гаилә тормышын алып бару дәресләрен үткәрү матур традициягә әверелде. 2015 елның 12 мартында педагогия көллиятеннән ике төркем ЗАГС бүлегендә булдылар. Биредә аларга бүлек функцияләре, демографик хәл, Гаилә турында законның кайбер положениеләре һәм башка нәрсәләр турында сөйләделәр.

Булачак тәрбиячеләр ЗАГС бүлеге начальнигы В,Н, Белова-Реутинаны зур игътибар белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шундый кызыклы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Гаилә тормышын алып бару дәресләрендә алган белемнәр киләчәктә аларга шәхси тормышта гына түгел, эшләрендә дә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International