Бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсенның 210 –еллыгына һәм Рәсәй Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елына багышлап Түбән кама районы ГХАТ идарәсендә “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм узды.Әлеге чарага шәһәребезнең беренче һәм өченче номерлы мәктәпләреннән дүртенче сыйныф укучылары чакырулы иде. Малайлар һәм кызлар әлеге бәйрәм барышында үзләре өчен бик мөһим ачыш ясады – дөньядагы барлык әкиятләр дә гаилә өчен һәм гаилә турында иҗат ителә. Моннан тыш алар халыкның хәзинәсе булган мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр, әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар, һәркемгә дә мәгълүм Золушкага борчак чүпләштеләр, үзләре өчен яңа сүзләр белән таныштылар. Әкият иленә булган сәяхәттә барлык балалар да җиңүчеләр дип табылды, һәм аларның барсына да баллы бүләкләр өләшенде. имма Римма