Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина март аеның соңгы көнендә җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә ГХАТ идарәсенең эшчәнлеге һәм райондагы демографик хәл белән таныштырды. 2014 нче елда Түбән Кама шәһәрендә 2026 никах теркәлсә, тагын 138 никах авыл җирлеге сәркатипләре тарафыннан район авылларында рәсмиләштерелде. Барлык никахлашучыларның 27 проценты икенче тапкыр кияүгә чыкты яки өйләнде. Узган елның иң өлкән кияү белән кәләшенә 76 яшь тулса, иң яшь кәләш 15 яшьтә кияүгә чыкты. Җәмгыятебездәге миграцион процессларга бәйле рәвештә никахлашырга теләп ГХАТ идарәсенә чит ил гражданнары да мөрәҗәгать итә. Узган елда Түбән Камада Тадҗикстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Әрманстан, Төркия, Израил, Бөекбритания, Украина гражданнарының никахлары теркәлде. Узган елда 93 пар никахлашырга теләп гариза биреп тә, тантанага килүдән баш тартты. Болай эшләү бәлки яхшырактыр да. Чөнки аерылышучылар саны артканнан арта гына бара. Узган елда таркалган гаиләләр саны 1307 гә җитте. Бу сан безне уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки теркәлгән ике никахның берсе аерылышу белән тәмамлана дигән сүз. Бүгенге көндә ГХАТ идарәсе гаилә институтын саклап калуга юнәлтелгән күп кенә эшләр алып бара. Аларның иң нәтиҗәлеләре: “Гаилә тәрбиясе әлифбасы” проекты, даими психологик консультацияләр, гаилә юбилейлары, һәм төрле гаилә бәйрәмнәре.