30 мартта Балалар иҗат үзәгендә районыбыз мәктәпләре арасында КВН уенының финалы булды.
Алдагы турларга көндәшләрен артта калдырып, 4 команда - Эзмә һәм Түбән Шытсу урта мәктәпләре, Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицее укучылары үзләренең тапкырлыкларын һәм осталыкларын тагын бер кат расладылар.
Шәмәрдән лицее укучылары – I, Эзмә урта мәктәбе укучылары – II, Саба гимназиясе укучылары III урынны яуладылар. Ә 2014-2015 уку елының абсолют җиңүчесе һәм быелгы КВН уеннары сезонының Чемпионы итеп Түбән Шытсу урта мәктәбе командасы танылды.