Әлмәт муниципаль районында паспортлар тапшыру турында

2015 елның 31 марты, сишәмбе

28 мартта Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә 14 яшьләре тулган 120 балага тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Тантанада аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары катнашты. Паспорт алучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары, үзләре һәм якыннары өчен җаваплылыкның артуы турында сөйләнде. Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы буенча миграция бүлеге вәкиле майор милиции А.З. Багаутдинова  балалар һәм яшьләр идарәсе җитәкчесе В.Н. Фефелова балаларга безнең илнең чын гражданнары һәм патриотлары булырга дигән теләктә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International